Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор
Рәмис Латыйпов
Баш редактор урынбасары
Ләйсән Хафизова
Путин: Әгәр НАТО авиациясен Украинада урнаштырсалар, ул Казанга кадәр килеп җитәчәк
Украинаның күп кенә аэродромнары безнең чикләрдән ерак түгел урнашкан.
(Казан, 22 февраль, «Татар-информ»). НАТО авиациясе Украинада урнашса, конфликт башланган очракта, Россия территориясе буенча Казанга кадәр һөҗүм ясалырга мөмкин. Бу хакта РФ Президенты Владимир Путин Россия халкына Донецк һәм Луганск халык республикаларын тануга багышланган мөрәҗәгатендә белдерде.
«Украинаның күп кенә аэродромнары безнең чикләрдән ерак түгел урнашкан. Биредә югары төгәллекле коралны да кертеп, НАТО тактик авиациясен урнаштыру, безнең территорияне Волгоград — Казан — Самара — Әстерхан чигенә кадәр зарарларга мөмкин», — диде Россия лидеры.
Моннан тыш, Путин фикеренчә, Украинада разведканың радиолокация чараларын җәелдерү Төньяк Атлантика альянсына «Россиянең һава киңлеген Уралга кадәр контрольдә тотарга» мөмкинлек бирәчәк.
Кичә Россия Президенты Донецк һәм Луганск халык республикаларын тану турында указга имза куйды.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз