news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Казан укытучылары сыйныф җитәкчелеге өчен 138 млн сум акча алачак

Казан шәһәре Думасы депутатлары Татарстан Хөкүмәтенең укытучыларга өстәмә түләү өчен бүлеп бирелгән финанс ярдәменнән соң 2020 ел бюджетына төзәтмәләр кертте.

Казан укытучылары сыйныф җитәкчелеге өчен 138 млн сум акча алачак
архив/Михаил Захаров

(Казан, 21 октябрь, «Татар-информ», Динара Прокопьева). Быел Казан бюджетына ТР Хөкүмәтенең сыйныф җитәкчелеге өчен өстәмә финанс ярдәме аркасында төзәтмәләр кертелгән. Карар IV чакырылыш Казан шәһәре Думасының икенче сессиясендә кабул ителде.

«Татарстан Республикасы Хөкүмәте кабул иткән норматив актлар нигезендә бүлеп бирелгән өстәмә финанс ярдәме хисабына бюджет керемнәре һәм чыгымнары 521 млн сумга арта», - диелә Казан шәһәре Думасы карарына аңлатма язуында.

Республика Хөкүмәте укытучыларга сыйныф җитәкчелеге өчен өстәмә түләүләргә 138 млн сумнан артык, муниципаль учреждениеләрне матди бүләкләүгә 254 млн сумнан аз гына артык, тагын төзелеш өчен — 63,6 млн сум, чаралар оештыру һәм үткәрүгә 48,6 млн, муниципаль учреждениеләрне карап тотуга 16 млн сумнан артыграк акча  бүлде.

Төзәтмәләр кертүне исәпкә алып, 2020 елга Казан бюджеты керемнәр буенча - 26,9 млрд, чыгымнар буенча 28,3 млрд сум тәшкил итәчәк. Дефицит - 1,4 млрд сум, аны Татарстан башкаласы бюджетында калган акча һәм республика ярдәме белән каплау планлаштырыла.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100