news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Дәүләт Думасында почта тартмаларына салына торган рекламаны тыярга тәкъдим иттеләр

Инициативаны Россия Иҗтимагый палатасында, «Эшлекле Россия» һәм РФ Төзелеш министрлыгы каршындагы иҗтимагый советта хупладылар.

(Казан, 21 октябрь, «Татар-информ»). Дәүләт Думасында халыкның ризалыгыннан башка почта тартмаларына салынаторган рекламаны тыярга тәкъдим иттеләр. Депутат Виктор Зубарев шундый инициатива белән Цифрлы үсеш һәм Төзелеш министрлыклары башлыкларына мөрәҗәгать итте. Бу хакта «Известия» яза.

Почта тартмалары реклама турындагы закон гамәленә керми, чөнки алар торак-эксплуатация оешмалары балансында тора һәм гражданнарга карамый, дип искәртте Зубарев. Европа һәм АКШ илләрендә алар кагылгысыз шәхси милек булып тора, шуңа күрә почта тартмаларын кулланып, адрессыз реклама тарату тыела.

Ул почта тартмалары аша теләсә нинди адрессыз реклама таратуны тыярга тәкъдим итте. Парламентарий йортта яшәүчеләрнең почта тартмаларына милек хокукы турындагы пунктны «Почта элемтәсе турында»гы законның 31 маддәсенә өстәргә һәм «Реклама турында»гы законның 2 бүлегенә тартмалардан файдалануны чикләү турындагы маддә өстәргә тәкъдим итте.

«Почта элемтәсе турында»гы һәм «Реклама турында»гы федераль законнарга үзгәрешләр кертү идеясен Россия Иҗтимагый палатасында, «Эшлекле Россия» һәм РФ Төзелеш министрлыгы каршындагы иҗтимагый советта хупладылар.

Төзелеш министрлыгы каршындагы иҗтимагый совет әгъзасы Рифат Гарипов аңлатып үткәнчә, Россия законнарында «адрессыз тарату» төшенчәсе юк һәм теләсә кайсы компания гражданнарның почта тартмаларына үз рекламасын кертә ала. Шуның аркасында россиялеләр басма рекламаны зур күләмдә (брошюралар, листовкалар, флаерлар) ала, шуңа күрә тартмада кирәкле хатлар табу кыен була. 

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100