news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Россия Дәүләт Думасына сайлау нәтиҗәләре билгеле

Үзәк сайлау комиссиясе Дәүләт Думасына сайлауларда беркетмәләрнең 100 процентын тикшергән, «Бердәм Россия» партиясе 49,82 процент тавыш җыйган.

(Казан, 21 сентябрь, «Татар-информ»). «Бердәм Россия» партиясе 49,82 процент тавыш җыеп, Россия Дәүләт Думасына сайлауларда җиңде.

Беркетмәләрнең 100 процентын тикшергәннән соң, Дәүләт Думасына сайлауларда 49,82 процент тавыш белән «Бердәм Россия» алдынгылыкны саклый. Икенче урында 18,93 процент тавыш белән КПРФ, өченче урында 7,55 процент тавыш белән ЛДПР партияләре урнашкан дип хәбәр итә РИА Новости.

Лидерлар бишлегенә шулай ук «Гадел Россия — дөреслек өчен» (7,46 процент), «Яңа кешеләр» партиясе (5,32 процент) дә кергән.

Моннан тыш, бер мандатлы округлар буенча парламентның түбән палатасына җиде сәяси хәрәкәт вәкилләре һәм үз-үзләрен тәкъдим иткән кандидатлар уза.

Дәүләт Думасына сайлауларда «Бердәм Россия» партиясеннән 198, КПРФтан 9, «Гадел Россия»дән сигез кандидат бер мандатлы округларда беренчелекне саклап калды, диелә бу хәбәрдә.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100