news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Рөстәм Миңнеханов: Цифрлаштыруда иң мөһиме — кадрлар

Татарстанда IT өлкәдә белгечләрен кече яшьтән үк әзерләү актив бара.

(Казан, 21 сентябрь, «Татар-информ»). Илне цифрлаштыру процессында төп өлеш — кадрлар. IT өлкәдә кадрлар булмаса заманча технологияләр кертү буенча эш файдасыз булачак. Бу хакта Kazan Digital Week-2020 халыкара форумының пленар утырышында Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов әйтте.

«Профессионалларны мәктәптә үк әзерләргә кирәк. Бу мәсьәләнең мөһимлеген аңлап, без 2004 елда ук республикадагы барлык мәктәпләрне интернетка тоташтырдык. Агымдагы елның 1 сентябренә мәктәпләр 100 процентка югары тизлекле челтәргә тоташты», — диде ул. 

Татарстанда IT өлкәдә кадрлар әзерләү өчен берничә белем бирү проекты эшли. Бу «Кванториум» технопаркы, Яндекс.Лицей, Школа 21 һәм башкалар.

Моннан тыш, Миңнеханов форумда катнашучыларга уңышлар теләде. «Форум тәҗрибә уртаклашу, цифрлы технологияләр эшләү һәм таныту өчен халыкара мәйданчык булачак. Хәзерге вазгыятьтә без онлайн-формат сайладык. Дөнья цифрага күчә, цифрлы технологияләр куллану — гражданнарның тормыш сыйфатын һәм бизнесның конкурентлыкка сәләтен арттыру мөмкинлеге», — диде Татарстан Президенты. 

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100