news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Миңнеханов президент сайлауларындагы оппонентларын көчләрен берләштерергә өндәде

Республика хакимияте Татарстан Президентын сайлаулар алдыннан гражданнардан кергән мөрәҗәгатьләр буенча эшләячәк.

(Казан, 21 сентябрь, «Татар-информ»). Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов 11-13 сентябрьдә президент сайлауларында үз көндәшләре белән эшлекле очрашу уздырды. Республика җитәкчесе аларга татарстанлыларның проблемаларын хәл итү өчен көчләрне берләштерергә тәкъдим итте. Бу хакта ТР Президенты матбугат хезмәте хәбәр итә.

«Сезнең адреска сайлаучылардан – безнең республикада яшәүчеләрдән мөрәҗәгатьләр килде, алар буенча эшкә алынырга әзерме. Сәяси үзенчәлекләргә карамастан, без республикада яшәүче кешеләр файдасына эшләргә тиеш», - диде Рөстәм Миңнеханов.

  • 2020 елның 11-13 сентябрендә узган президент сайлауларында Рөстәм Миңнеханов өчен 1,9 млн сайлаучы тавыш бирде, бу 83,28 процент тәшкил итә. Альмир Михеев – 4,9 процент тавыш, Альфред Вәлиев – 4,6, Олег Коробченко – 3,6, ә Владимир Сурчилов 2,8 процент тавыш җыйды. 
autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100