news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Чистайда Бөтенроссия мәктәп олимпиадасы җиңүчеләрен бүләкләделәр

Район башлыгы Дмитрий Иванов укучыларга Мактау грамоталары һәм акчалата премия тапшырды.

Чистайда Бөтенроссия мәктәп олимпиадасы җиңүчеләрен бүләкләделәр
«Чистопольские известия» газетасы

(Казан, 21 сентябрь, «Татар-информ»). Чистай хакимиятендә «Путь к Олимпу» олимпиадасы җиңүчеләрен һәм призерларын бүләкләделәр. Бу турыда «Чистопольские известия» газетасы хәбәр итә.

Агымдагы елның 10-22 гыйнварында олимпиаданың йомгаклау үтабы узды. Анда Чистай районының алты гомуми белем бирү оешмасы укучылары катнашты.

Район башлыгы Дмитрий Иванов укучыларга Мактау грамоталары һәм акчалата премия тапшырды. Шулай ук быел Бердәм дәүләт имтиханы буенча иң югары балл җыйган чыгарылыш сыйныф укучыларының ата-аналарын бүләкләделәр.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100