news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Владимир Путин: Безнең бурыч — сайлауларны чиста һәм гадел уздыру

Россия Президенты сайлау кампаниясен аның нәтиҗәләренең легитимлыгы беркемдә дә шик тудырмаслык итеп үткәрү бурычын куйды.

(Казан, 21 июнь, «Татар-информ»). Россия Президенты Владимир Путин Дәүләт Думасына сайлауларның тулысынча закон нигезендә узарга тиешлеген әйтте.

«Безнең, шул исәптән парламент партияләренең дә уртак бурычы сайлауларның катгый рәвештә закон нигезендә — чиста һәм гадел, үтә күренмәле һәм ачык булырга тиешлеген кабатлап әйтәм», — диде ул җиденче чакырылыш Дәүләт Думасы депутатлары белән очрашуда. Бу турыда Кремльнең матбугат хезмәте хәбәр итә.

Ул сайлау кампаниясен аның нәтиҗәләренең легитимлыгы беркемдә дә шик тудырмаслык итеп үткәрү бурычын куйды.

«Безнең барыбыз, җәмгыять, илнең ышанычлы үсеше өчен сигезенче Дума составының объектив рәвештә кешеләрнең ихтыярын, Россия гражданнарының мөстәкыйль сайлавын чагылдыруы мөһим», — диде Путин.

Россия Президенты бары тик акыллы көндәшлек, оппонентларга һәм ил гражданнарына хөрмәт кенә илдә парламентаризмның һәм күппартиялелекнең сыйфатлы үсешенә ярдәм итә алуына һәм гражданнарның хакимият институтларына ышанычын ныгытачагына ышана.

«Кешеләрнең хакимиятнең барлык институтларына ышанычы — ә бу алга бару, үсешнең илкүләм максатларына ирешү өчен кирәкле, иң ныклы нигез», — диде ул.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100