news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Рөстәм Миңнеханов Мәскәү өлкәсендә Зоя Космодемьянская музеенда булды

Музейда мультимедиа технологияләре ярдәмендә сугыш чоры вакыйгалары күрсәтелә.

(Казан, 21 июнь, «Татар-информ»). Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов Мәскәү өлкәсендә Советлар Союзы Герое Зоя Космодемьянская истәлегенә ясалган музей комплексында булды. Ул Бөек Ватан сугышы тарихына кагылышлы документлар һәм һәйкәлләр саклана торган фәнни-агарту учреждениесе булып тора.

«Хәтер көне алдыннан ул музей экспозициясе белән танышты һәм Зоя Космодемьянская үлем җәзасына тартылган җирдәге мемориалга чәчәкләр салды», — дип сөйләде Президент матбугат хезмәте җитәкчесе Лилия Галимова.

Кунакларга мультимедиа технологияләре ярдәмендә ясалган сугыш чоры вакыйгаларын күрсәттеләр. Анда Зоя укыган чын уку сыйныфын ясаганнар. Биредә дәфтәрләр, дәреслекләр күрергә, парта артында утырырга мөмкин.

Яңа музей бинасының мультимедиа экспозициясе һәм иммерсив мәйданы даими экспозициянең сигез залыннан, вакытлы күргәзмәләр һәм кинофильмнар күрсәтү өчен ясалган бер мультифункцияле залдан тора.

Рөстәм Миңнеханов шулай ук «Үлемсез полк» залында да булды. Биредә геройларның батырлыклары тарихы саклана, аларның туганнары сөйләгән видео панорамалы экранда күрсәтелә.

news_right_1
news_right_2
news_bot