news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

1 июль өчен хезмәт хакы түләнмәгән хезмәткәрләр судка мөрәҗәгать итә ала

1 июль өчен хезмәт хакы түләмәү хезмәт хокукларын бозу булачак, диде Дәүләт Думасының Дәүләт төзелеше һәм законнар комитеты башлыгы Павел Крашенинников.

(Казан, 21 июнь, «Татар-информ»). Конституциягә төзәтмәләр буенча гомумроссия тавыш бирү көнендә ял көне өчен түләүдән баш тарту эш бирүче тарафыннан закон бозу булачак. Бу карар буенча судка бирергә һәм компенсация алырга мөмкин булачак. Дәүләт Думасының Дәүләт төзелеше һәм закон комитеты рәисе Павел Крашенинников мондый аңлатманы «Россия газетасы» укучылары белән кайнар линия барышында бирде.

«Әгәр эш бирүче түләмәсә, ул законны бозачак. Бу хакта халыкка җиткереләчәк. Мондый очрак булса, судка бирергә һәм үз хокукларыңны якларга кирәк», — диде Павел Крашенинников.

1 июльдә түләмәү тупас рәвештә хезмәт хокукларын бозу булачак, дип белдерде комитет башлыгы. «Мондый гамәлләр буенча дәгъва кылырга, хәтта рухи зыян өчен дә түләтергә мөмкин булачак. Эш бирүчеләр мондый юлга барыр дип уйламыйм», — дип дәвам итте депутат.

«Әгәр шулай эшли башласалар, гражданнарга бу акчаларны түләттерергә ярдәм итәчәкбез. Хезмәткәрләрнең хокукларын яклауга шулай ук прокуратура һәм хезмәт инспекцияләре кушылачак дип ышанам», — дип йомгаклады Павел Крашенинников.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100