Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
Бариев Миңнехановны яңадан сайлау турында: Мондый җитәкче белән алга барырга тиешбез
Парламентарий Владимир Путинның Рөстәм Миңнехановны Татарстанда чираттагы президент срогына тәкъдим итү буенча позициясен уртаклаша.
(Казан, 21 май, «Татар-информ», Марат Ишкилдин ). Татарстаннан Россия Дәүләт Думасы депутаты Марат Бариев Россия Президентының бу көздә Татарстан Республикасында Президент сайлауларында Рөстәм Миңнеханов кандидатурасын тәкъдим итү турындагы фикерен хуплады. Бу хакта парламентарий «Татар-информ»га хәбәр итте.
«Әлбәттә, мин ил Президенты Владимир Путинның Рөстәм Миңнехановны Татарстан Республикасында чираттагы президент срогына тәкъдим итү буенча позициясен уртаклашам һәм бик шатмын. Иң мөһиме, ул үзе теләк белдерсен һәм тагын биш елга безнең республика тормышы һәм үсеше өчен әлеге гаять зур җаваплылыкны үз өстенә алсын», — диде Бариев.
Бүген Татарстан күп тармакларда, шул исәптән төбәк территориясендә коронавирус инфекциясе таралуны минимальләштерү өчен республика җитәкчесе тарафыннан күрелгән чараларда лидер булып тора. Шул ук вакытта, Татарстанда үз-үзеңне изоляцияләү чорында кризис аркасында килеп чыккан икътисади нәтиҗәләрдән халыкны яклау чаралары илдә беренчеләрдән булып гамәлгә ашырылды.
«Мондый җитәкче белән без алга таба барырга, республикабызны үстерергә тиеш дип саныйм. Мин бүген аның белән янәшә баса алырдай беркемне дә белмим», - дип уртаклашты ул.
Әгәр Рөстәм Миңнехановны Татарстан Президенты постына тәкъдим итәләр икән, республика халкы сайлауларда аны хуплаячак, дип нәтиҗә ясады Марат Бариев.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз