news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Песков: Путин тәкъдим иткән ярдәм чараларына бюджетта акча җитә

Түләүләр һәм башка ярдәм чаралары Финанслар министрлыгы белән килештерелгән.

(Казан, 21 апрель, «Татар-информ», Евгений Калашников). Россия бюджетында Владимир Путин тәкъдим иткән бурычларны үтәү өчен кирәкле акча бар. Түләүләр һәм башка ярдәм чаралары Финанслар министрлыгы белән килештерелгән.

«Барлык бу инициативалар җентекләп эшкәртелә һәм, әлбәттә, ниндидер инициативалар бюджет балансы бозылуга китерергә мөмкин булган вазгыять рөхсәт ителми. Бу хакта сүз дә була алмый», — диде РФ Президенты матбугат секретаре Дмитрий Песков «Комсомольская правда» радиосы эфирында.

 

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100