Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор
Рәмис Латыйпов
Баш редактор урынбасары
Ләйсән Хафизова
Фәрит Мөхәммәтшин: Президент юлламасы төбәкләр үсеше өчен яңа мөмкинлекләр ача
Россия лидерының киләчәктә субъектлар үсешенең яңа алымнары турындагы тәкъдимнәре төбәк хакимиятләрендә зур кызыксыну уятты.
(Казан, 21 апрель, «Татар-информ»). Төп юнәлеше эчке сәясәт мәсьәләләре, ә дәүләтнең киләчәк үсешенең төп өстенлеге итеп халыкны саклау билгеләнгән юллама, һичшиксез, зур социаль блок белән аерылып торды. Бу турыда Татарстан Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин әйтте.
Владимир Путин берничә тапкыр «Бердәм Россия» тәкъдимнәренә сылтама ясады, алар халыкка социаль ярдәм күрсәтү, сәламәтлек саклау һәм мәгарифне үстерү буенча өстәмә чараларга кагыла, диде ул үз чыгышында.
«Россия лидерының киләчәктә субъектлар үсешенең яңа алымнары турындагы тәкъдимнәре төбәк хакимиятләрендә зур кызыксыну уятты. Төбәкнең шактый акчасы тотылган коммерцияле кредитларның бер өлешен түләтмәү (хәзер бу акчаны төбәкне үстерүгә тотарга мөмкин) һәм узган ел коронавирус нәтиҗәләренә каршы көрәш өчен төбәкләргә бирелгән бюджет кредитларын реструктуризацияләү турындагы хәбәр җанландырып җибәрде», — диде Татарстан Дәүләт Советы Рәисе.
Шулай ук төбәкләр үсешендә инфраструктура кредитлары яңа инструмент булырга мөмкин. Проектның күләме төрле була ала, ә иң мөһиме, алар кешегә хезмәт итсен һәм яңа мөмкинлекләр ачсын, диде ул.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз