Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор
Рәмис Латыйпов
Баш редактор урынбасары
Ләйсән Хафизова
Менделевич: Даруларны маркировкалау даруханәләрдән баш тарту мөмкинлеген бирәчәк
Депутат фикеренчә, маркировкалау системасы логистиканы гадиләштерәчәк һәм препаратларның үтемлелеген арттырачак.
(Казан, 21 апрель, «Татар-информ», Александра Давыдова). Даруларны маркировкалауның грамоталы системасы һәм логистика традицион даруханәләрнең юкка чыгуына китерәчәк. Мондый фикерне Татарстаннан РФ Дәүләт Думасы депутаты, медицина фәннәре докторы Борис Менделевич әйтте.
«Бездә препаратларны мәҗбүри маркировкалау кертелә, ул җитештерү урыныннан алып аларны гамәлгә ашыру ноктасына кадәр тикшерергә мөмкинлек бирәчәк. Димәк, даруханәнең алга этәрүнең һәм препаратларның куркынычсызлыгын тәэмин итүнең төп инструменты буларак кирәклеге теоретик яктан юкка чыга», — дип саный Менделевич.
Аның фикеренчә, тиздән даруханәләрнең функциясе логистика хезмәтләренә китәчәк. Тик соңгылары чылбыр режимын тәэмин итә алса, препаратларны контрольдә тоту һәм җибәрүне тәэмин итә алырлык провизор штаты булдырса, шулай ук кешенең паспорт мәгълүматлары буенча тәңгәллеген һәм электрон рецептлар системасы белән үзара бәйләнешен тәэмин итсә, бу эш килеп чыгачак.
«Мондый система препаратларның үтемлелеген арттырачак һәм логистиканы гадиләштерәчәк, чөнки хәзер кешеләргә төрле даруханәләр буенча дарулар эзләргә туры килә», — диде депутат.
Әлеге методның нәтиҗәлелеген өйрәнү өчен Менделевич берничә пилот проект эшләтеп җибәрергә һәм препаратларның үтемлелеген карарга тәкъдим итте.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз