news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Дәүләт Советы үзизоляция чикләүләрен үтәмәгән өчен штрафлар күләмен билгеләде

Депутатлар ТР Административ хокук бозулар кодексына Covid-19 таралуын булдырмый калуга һәм бетерүгә юнәлдерелгән яңа маддә өстәргә тәкъдим итә.

Дәүләт Советы үзизоляция чикләүләрен үтәмәгән өчен штрафлар күләмен билгеләде
Гульнара Аухадеева

(Казан, 21 апрель, «Татар-информ»). Бүген ТР Дәүләт Советының Законлылык һәм хокук тәртибе комитеты утырышында депутатлар Административ хокук бозулар турында ТР Кодексына үзгәрешләр кертү хакында фикер алыштылар. Документ «Яңа коронавирус йогышы (Covid-19) таралуын булдырмый калуга һәм бетерүгә юнәлдерелгән норматив хокукый актлар таләпләрен үтәмәү» маддәсе белән тулыландырыла, дип хәбәр итә республика парламенты матбугат хезмәте.

Мәсәлән, беренче беркетмә тутырганда таләпләрне үтәмәгән өчен штраф — 1 меңнән алып 4 мең сумга кадәр, чикләүләрне кабат үтәмәгән очракта — 5 мең сум тәшкил итәчәк. Ә вазифаи затлар өчен штраф күләме — 15 меңнән 40 мең сумга кадәр, юридик затлар өчен — 200 меңнән 300 мең сумга кадәр.

«Таләпләрне бозу кабатланса, вазифаи затларга — 40 меңнән 50 мең сумга кадәр; юридик затларга — 300 меңнән 500 мең сумга кадәр административ штраф салыначак, — дип билгеләп үтелә матбугат хезмәте хәбәрендә. — <…> чаралар мәҗбүри, чөнки билгеләнгән таләпләрне үтәмәү коронавирус инфекциясенең киң таралуына китерергә, гражданнарның сәламәтлеген һәм тормышын куркыныч астына куярга мөмкин».

Штрафлар күләме башка төбәкләрдә дә шундый ук.

Административ хокук бозу турында беркетмәләр төзү вәкаләтләре җирле үзидарә органнарына беркетеләчәк. «Татарстанда тәртип саклау буенча җәмәгать пунктлары системасы нәтиҗәле эшли, административ хокук бозулар турында беркетмәләр төзү буенча вәкаләтләр бирелгән муниципаль хезмәткәрләр эшли», — диде ТР юстиция министры Рөстәм Заһидуллин.

Җирле үзидарә органнарына административ хокук бозулар турында беркетмәләр төзергә вәкаләтле вазифаи затлар исемлеген билгеләү буенча дәүләт вәкаләтләрен бирү турында республика законының статьясына да тиешле үзгәрешләр кертеләчәк.

Комитет бу мәсьәләләрне ТР Дәүләт Советының булачак утырышының көн тәртибенә кертергә һәм закон проектын берьюлы өч укылышта карарга тәкъдим итте.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100