Фәрит Мөхәммәтшин: Төркия белән бергәләп, Татарстанда игелекле эшләр һәм чаралар үткәрелә

Татарстан Дәүләт Советы Рәисе Казанда Төркиянең Россиядәге Гадәттән тыш һәм Тулы вәкаләтле илчесе Мәхмәт Самсар белән очрашты.
(Казан, 21 март, «Татар-информ»). Татарстанда Төркия белән бергә күп кенә игелекле эшләр һәм уртак чаралар үткәрелә. Шул турыда бүген Татарстан Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин Төркиянең Россиядәге Гадәттән тыш һәм Тулы вәкаләтле илчесе Мәхмәт Самсар белән очрашуда әйтте. Бу хакта Татарстан Парламенты матбугат хезмәте хәбәр итә.«Төркия компанияләре республика икътисадына актив инвестицияләр кертә, уртак производстволар ачыла, яңа проектлар турында фикер алышу бара. Татарстанда Төркия Республикасы белән берлектә күп кенә игелекле эшләр һәм уртак чаралар үткәрелә», - диде Мөхәммәтшин.Мәхмәт Самсар соңгы вакытта Төркия белән Россия арасындагы мөнәсәбәтләр ике дәүләт башлыклары тырышлыгы белән сизелерлек яхшырды, диде. «Төркия - Татарстанның төп тышкы сәүдә партнерларының берсе», - дип өстәде ул.«Россия икътисадына Төркия инвестицияләренең чирек өлеше Татарстанга туры килә. Тугандаш һәм дустанә Татарстан белән мөнәсәбәтләр безнең өчен Россия-Төркия хезмәттәшлегенең аерылгысыз өлеше, – диде дипломат. - Безнең өчен парламентара элемтәләр санын арттыру бик мөһим, чөнки нәкъ менә парламент дипломатиясе бүген дәүләтара элемтәләрне ныгытуда мөһим роль уйный».Очрашуда шулай ук Россия–Төркия кара-каршы Мәдәният елы чараларын үткәрү тәкъдиме дә яңгырады, ул агымдагы елның апрель аенда ачылачак, шул исәптән Казанда да.Төркия илчесе үзенең дипломатик миссиясе кысаларында Россиядә булган төбәкләрдән Татарстан беренчеләрдән берсе булып тора.