news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Шәймиев: Хакимият беркайчан да үз теләгең белән җитәкчелектән китәргә ирек бирмәячәк

Кичә Татарстанның беренче Президентына 85 яшь тулды.

(Казан, 21 гыйнвар, «Татар-информ», Алексей Угаров). ТР Дәүләт Киңәшчесе Минтимер Шәймиев «Татарстан – Яңа гасыр» телеканалына биргән интервьюсында хакимияткә карата шәхси мөнәсәбәте һәм Татарстан Президенты вазифасыннан китүе уңаеннан Владимир Путин белән очрашуы хакында сөйләде.

«Хакимият – бозык һәм нык боҗра ул. Мин үземә шундый формула уйлап таптым. Биредә хакимиятне шәхси максатларда файдалану, шуның нәтиҗәсендә, янәсе, бозык җитәкчегә әверелү хакында сүз бармый. Хакимият беркайчан да үз теләгең белән җитәкчелектән китәргә ирек бирмәячәк, аның бөтен куркынычы да шунда. Хакимияттән китү бик катлаулы. Бу синең аны яратуыңа түгел, ә кешеләрне яратуыңа, аларның сиңа күнегүенә һәм сиңа ышануына бәйле. Үзеңә карата белдерелгән ышанычны акламау хисе – бик зур югалту», - дип искәртте Шәймиев.

Татарстанның беренче Президенты шулай ук Владимир Путин белән сөйләшүнең (шуннан соң республикада хакимият алышынды) ничек узуын да искә алды.

«Минем дүртенче президентлык срогы 2010 елның мартында ахырына якынлашты. Әгәр ТР Президенты вазифасыннан китү уңаеннан үз гамәлләрем турында уйламасам, бу бик сәер булыр иде. 2009 елның ноябрендә Евгений Примаковның 80 яшьлек юбилеенда минем урыным Россия Президенты Владимир Путин белән бер тирәдә булып чыкты. Безнең арада кыска гына сөйләшү булып алды. Мин аннан үз кандидатурамны бүтән күрсәтмәүләрен сорадым, моннан бер ел элек тә бу хакта сүз булуын искәрттем. Һәм мине ишеттеләр. Минем мөрәҗәгать Владимир Владимировичка барып җитте. Ул миңа: “Хәлиткеч карарга килергә ашыкмагыз”, - диде. Әмма ул моны аңлап әйтте. Һәм мин шул чагында хәлиткеч карарга килдем», - диде Шәймиев.

Кичә Татарстанның беренче Президентына 85 яшь тулды.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100