news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Шәймиев: 2009 елда Путин Болгар һәм Зөяне торгызырга 400 млн сум бирергә риза булды

Республика җитәкчелеге 1998 елда ук Казан Кремлен, Болгар һәм Зөяне Бөтендөнья мирасы исемлегенә кертү турындагы үтенеч белән ЮНЕСКОга мөрәҗәгать итә.

(Казан, 21 гыйнвар, «Татар-информ», Эльза Кузнецова). 2010 ел алдыннан, Татарстанның беренче Президенты Минтимер Шәймиев үз вазифасыннан китәргә җыенган вакытта, ул чагында Россия Премьер-министры булган Владимир Путин аның белән очрашу билгели. Әңгәмә 2009 елның 30 декабрендә уза. Сөйләшү барышында Шәймиев Путиннан Болгар һәм Зөяне торгызу өчен ярты миллиард сум акча сорый. «Татарстан – Яңа гасыр» телеканалына биргән интервьюсында ул шул хакта сөйләде.

«Әйдәгез, мин әйтәм, X–XIV йөзләрдәге мөселман Болгарын да, XVI гасырдагы православие Зөясен дә торгызыйк – икесе дә Идел буенда урнашкан искиткеч шәһәр, - дип әлеге диалогның нечкәлекләрен бәян итте Татарстанның беренче Президенты. - “Аларны өлешсез калдырабыз икән, үзебез дә мәхрүм калабыз. Кешеләргә дә тиешле шартлар тудырмыйбыз, үзебез дә файдаланмыйбыз”, - дим. Путин: “Мәсьәләнең бәһасе күпме?” – дип сорады. “Үзебездә бу хакта фикер алыштык, әлеге тарихи шәһәрләрне яңадан торгызуны төгәлләү өчен елына яртышар миллион сум акча кирәк”, - дим. Ул: “Ярый. Әйдәгез, 400 миллионнан башлыйк”, - диде».

Республика җитәкчелеге әле 1998 елда ук Казан Кремлен, Болгар һәм Зөяне Бөтендөнья мирасы исемлегенә кертү турындагы үтенеч белән ЮНЕСКОга мөрәҗәгать итә. 2000 елда Минтимер Шәймиевнең актив катнашында Казан Кремле әлеге исемлеккә кертелә. Чиратта Болгар һәм Зөя шәһәрләре тора, киң колачлы эш башланып китә.

«Без моның һәйкәлләрне консервацияләү һәм хәрабәләрне торгызу гына түгел икәнлеген яхшы аңладык. Без шуңа инандык: әгәр борынгы шәһәрне торгызабыз икән, аның рухи атмосферасын да кире кайтарырга тиешбез», - дип искәртте Минтимер Шәймиев.

 2014 елда Болгар Бөтендөнья мирасы исемлегенә кертелде, хәзер ул янә мөселманнарның изге урынына әверелде. 2017 елда Зөя дә әлеге исемлектә урын алды.

Кичә Татарстанның беренче Президенты Минтимер Шәймиевкә 85 яшь тулды.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100