news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

РФ Дәүләт Думасы Медведевның яңа вазифасы турындагы закон проектын хуплады

Владимир Путин РФ Хөкүмәтенең элеккеге җитәкчесенә Россия Иминлек Советында вазифа тәкъдим итте.

(Казан, 21 гыйнвар, «Татар-информ»). Россия Дәүләт Думасы Россия Иминлек Советы рәисе урынбасары вазифасын кертү турындагы закон проектын хуплады, аны Владимир Путин тәкъдиме белән РФ Хөкүмәтенең элеккеге башлыгы Дмитрий Медведев өчен керттеләр. Бу хакта Sputnik радиосы хәбәр итә.

«Дәүләт Думасы беренче укылышта «Иминлек турында»гы Федераль законга төзәтмәләрне кабул итте. Анда Иминлек Советы структурасында яңа вазифаны — РФ Иминлек Советы рәисе урынбасарын кертү күздә тотыла», — диелә хәбәрдә.

Иминлек Советы рәисе урынбасары Иминлек Советының даими әгъзалары даирәсенә керәчәк. Аңа чит ил гражданлыгын яки яшәүгә рөхсәтне тыю турындагы норма карала. Иминлек Советы башлыгы урынбасары вәкаләтләрен Россия Президенты Владимир Путин билгеләячәк.

РФ элеккеге Премьер-министры Дмитрий Медведев РФ Президентының ил парламентына Юлламасын игълан иткәннән соң, 15 гыйнварда Россия Хөкүмәтенең отставкасын игълан итте. Икенче көнне, 16 гыйнварда, Россия Дәүләт Думасы Россия Федераль салым хезмәте башлыгы Михаил Мишустин кандидатурасын Россиянең яңа Хөкүмәт башлыгы вазифасына хуплады. Шул ук көнне Владимир Путин Дмитрий Медведевны Россия Иминлек Советы рәисе урынбасары итеп билгеләп, указга кул куйды.


autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100