news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Юто Хишияма Курил утраулары буенча сөйләшү нәтиҗәсез калыр дип фаразлый

Япония белән СССР дус булмасын өчен, АКШ бу мәсьәләне чишелмәс хәлгә китергән дип саный галим-филолог.

Юто Хишияма Курил утраулары буенча сөйләшү нәтиҗәсез калыр дип фаразлый
kpfu.ru

(Казан, 21 гыйнвар, "Татар-информ", Рәмис Латыйпов). Галим-филолог, 2014 елда татар теле буенча Халыкара олимпиадада беренче урын алган Юто Хишияма Россия белән Япония арасындагы Курил утраулары буенча сөйләшү нәтиҗәсез калыр дип фаразлый. Бу хакта ул "Татар-информ" хәбәрчесенә әйтте.

  • Мәскәүдә Япония премьер-министры Синдзо Абэ һәм РФ президенты Владимир Путин Курил утрауларына - Шикотан һәм Хабомаиның язмышына бәйле сөйләшү башлады. Утраулар Икенче бөтендөнья сугышыннан соң СССРга бирелә. Тынычлык килешүе төзелгән очракта, СССР утрауларны Япониягә бирергә ризалык биргән була. Шул вакыттан бирле Япония белән тынычлык килешүе юк.

"Кеше китә, җир кала. Җир кешенеке түгел, кеше җирнеке. Кызыксынып күзәтеп торам, ләкин "бу территория минеке", "юк, минеке" дип талашу - акылсызлык", - дип аңлатты үз позициясен Юто Хишияма.

Ул бу мәсьәләнең бик катлаулы булуын искәртте һәм бу проблемага башка илләрнең дә йогынтысы булуын әйтте. "Япония белән СССР дус булмасын өчен, АКШ бу мәсьәләне чишелмәс хәлгә китергән. Барысы да Путиннан тора", - дип аңлатты ул.

Юто Хишияма әйтүенчә, фикерләр күптөрле. "Кайберәүләр дүрт утрауны да кайтарсыннар дип уйлый. Россия бер утрауны да кайтармаска мөмкин дигән фараз да бар", - дип аңлатты ул.

news_right_1
news_right_2
news_bot