news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Татарстан депутатлары пенсиягә чыгу яшен киметү мәсьәләсен күтәрәчәк

«Хатын-кыз игътибары» кайнар телефон линиясенә республикада яшәүчеләрдән пенсия белән тәэмин итү буенча күп сораулар килде.

(Казан, 20 октябрь, «Татар-информ», Наталья Рыбакова). Республика Дәүләт Советы депутатлары Татарстан халкының күп санлы соравы буенча, Covid-19 пандемиясе сузылу белән бәйле рәвештә, пенсиягә чыгу яшен киметү уңаеннан РФ Дәүләт Думасына мөрәҗәгать итәчәк. Бу хакта бүген ТР Дәүләт Советы Рәисе урынбасары, «Мәрхәмәт-Милосердие» хатын- кыз депутатлар берләшмәсе җитәкчесе Татьяна Ларионова хәбәр итте.

«Безгә кайнар линиягә пенсия белән тәэмин итү белән бәйле күп кенә сораулар килде. Бу, барыннан да элек, пенсия яше белән бәйле мәсьәлә. Соңгы вакытта бу яктан бераз тынычлану булган иде. Әмма хәзер, килеп туган икътисади вазгыятьне исәпкә алып, күп санда эшсезләр пәйда булгач, кешеләр пенсиягә чыгу яшен киметү мәсьәләсенә ни өчен әле әйләнеп кайтмаска, дип белдерә», - диде ул.

Спикер әйткәнчә, әлеге мәсьәлә федераль дәрәҗәдә хәл ителәчәк.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100