news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Татарстанда прокурор вазифасына билгеләү тәртибе үзгәртелде

Прокурор Федерация Советы белән консультациядән соң билгеләнә һәм вазифасыннан Россия Президенты тарафыннан азат ителә ала.

Татарстанда прокурор вазифасына билгеләү тәртибе үзгәртелде
"Татар-информ" архивы

(Казан, 20 август, «Татар-информ», Зилә Мөбәрәкшина). Бүген Татарстан Дәүләт Советының уникенче утырышында депутатлар Татарстан Республикасы Прокуроры Илдус Нәфыйков тарафыннан кертелгән «Татарстан Республикасы Прокуроры вазифасына билгеләп кую өчен кандидатура килештерү тәртибе турында» Татарстан Республикасы Законы үз көчен югалтты дип таныды.

Россия Федерациясе Президенты Указы нигезендә 2020 елның 4 июленнән Россия Федерациясе Конституциясенең беренче маддәсендә каралган «Ачык хакимиятне оештыру һәм аның эшчәнлегенең аерым мәсьәләләрен җайга салуны камилләштерү турында» Россия Федерациясе Конституциясенә төзәтмәләр үз көченә керде.

Татарстан Прокуроры Илдус Нәфыйков сүзләренчә, әлеге төзәтмәләр республика законнарын кыска вакыт эчендә Россия Федерациясе Конституциясенә төзәтмәләргә туры китерергә мөмкинлек бирәчәк.

Күрсәтелгән төзәтмәләр нигезендә Россия Федерациясе Конституциясенең РФ субъектлары прокурорлары вазифасына билгеләү тәртибен билгели торган 129 маддәсенең 4 өлеше яңа редакциядә бәян ителде, аның нигезендә РФ субъектлары прокурорлары Федерация Советы белән консультацияләрдән соң Россия Президенты тарафыннан билгеләнәләр һәм азат ителәләр.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100