news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Миңнехановны Президент вазифасына тәкъдим итүне дүрт йөздән артык депутат хуплады

Республика җитәкчесе вазифасына теркәлгән кандидатларның тулы исемлеге 2020 елның 7 августына билгеле булачак.

Миңнехановны Президент вазифасына тәкъдим итүне дүрт йөздән артык депутат хуплады
tatarstan.ru

(Казан, 20 июль, «Татар-информ»). Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов Үзәк сайлау комиссиясенә республика җитәкчесе вазифасына тәкъдим итүне 406 депутат хуплаган. Гамәлдәге законнар нигезендә Татарстан Республикасы Президенты вазифасына һәр кандидат кимендә 387 имза җыярга тиеш.

Татарстан Үзәк сайлау комиссиясендә хәбәр итүләренчә, Рөстәм Миңнеханов Татарстан Республикасы Президентына кандидат буларак беренче булып документларның тулы пакетын тәкъдим итте.

«Барлык кандидатларга теркәлү өчен документларны Татарстан Республикасы Үзәк сайлау комиссиясенә 29 июльнең эш көне ахырына кадәр тапшырырга кирәк», — дип шәрехләде вазгыятьне республика Үзәк сайлау комиссиясе рәисе Андрей Кондратьев.

Ул аныклап узганча, Үзәк сайлау комиссиясе документларны тапшырганнан соң ун көн эчендә кандидатларны теркәү турында карар кабул итәчәк. «Димәк, 7 августка барлык теркәлгән кандидатлар да билгеле булачак», — диде Кондратьев.

  • Татарстан Республикасы Президенты сайлавы республикада бердәм тавыш бирү көнендә — 2020 елның 13 сентябрендә узачак.
autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100