420066, Казан, Декабристлар урамы, 2
“ТАТМЕДИА” акционерлык җәмгыяте
(Казан, 20 март, «Татар-информ»). Коронавирус инфекциясе таралуга каршы чаралар белән бәйле рәвештә, бүгеннән башлап Татарстан Дәүләт Советы депутатлары һәм Дәүләт Советы Аппаратының Гражданнар мөрәҗәгатьләре белән эшләү бүлеге хезмәткәрләре гражданнарны кабул итүдә вакытлыча чикләүләр кертелә. Бу турыда Татарстан Дәүләт Советы матбугат хезмәте хәбәр итте.
Гражданнар Дәүләт Советы депутатларына түбәндәгечә мөрәҗәгать итә ала:
Кабул ителгән барлык мөрәҗәгатьләр билгеләнгән тәртиптә каралачак.
Язма мөрәҗәгатьләрне карау турында мәгълүматны түбәндәге телефоннар аша белеп була: (843) 2676394, 2676486, 2676487, диелә хәбәрдә.