news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Дмитрий Медведев Хөкүмәтнең отставкага китү сәбәбен аңлатты

Аның сүзләренчә, Министрлар Кабинеты РФ Президенты Владимир Путин Федераль җыенга Юлламасында куйган киң колачлы бурычларны гамәлгә ашыруга комачаулык итмәс өчен отставкага киткән.

(Казан, 20 гыйнвар, «Татар-информ»). Элеккеге Премьер-министр Дмитрий Медведев Россия Хөкүмәтенең тулы составта отставкага китү сәбәпләрен аңлатты. Бу хакта ТАСС агентлыгы хәбәр итә.

Министрлар Кабинеты РФ Президенты Владимир Путин Федераль җыенга Юлламасында куйган киң колачлы бурычларны гамәлгә ашыруга комачаулык итмәс өчен отставкага киткән.

«Әлеге карарларны кабул иткәндә, алар хакында фикер алышу һәм ниндидер башка факторларга карамыйча нәтиҗә чыгару өчен Президент тулысынча азат булырга тиеш», - диде Медведев.

Юлламада куелган бурычларның берсе – сәяси системаны яңарту, «билгеле бер дәрәҗәдә хәтта илдә хакимиятләр балансын үзгәртү», дип искәртте элеккеге премьер. Аның сүзләренчә, бу суд системасына, парламентка, Хөкүмәткә һәм өлешчә Президентка да кагыла.

«Татар-информ» агентлыгы Владимир Путинның Михаил Мишустинны РФ Хөкүмәте Рәисе итеп билгеләве турындагы указны имзалавы хакында хәбәр иткән иде инде.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100