news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Галимова: Татарстан Президенты республиканың Конституция суды эшчәнлеген югары бәяли

Казан Кремлендә төбәкләрдәге Конституция судларын бетерү буенча федераль инициативаны шәрехләделәр.

Галимова: Татарстан Президенты республиканың Конституция суды эшчәнлеген югары бәяли
"Татар-информ" архивы

(Казан, 19 ноябрь, «Татар-информ», Егор Никитин). Республиканың ТР Конституция суды бетерелгәнче кирәкле бөтен эшне башкарып чыгу өчен вакыты бар. Республика җитәкчелеге әлеге суд органы тарафыннан башкарылган эшне югары бәяли. Бу хакта республика Хөкүмәте Йортында узган брифингта Татарстан Президентының матбугат хезмәте җитәкчесе Лилия Галимова әйтте.

«Карар кабул ителде. Безнең 2023 елга кадәр тиешле эшләрне башкару өчен вакытыбыз бар әле. Барысы да бер мизгелдә генә эшләнми. Президент Татарстанның Конституция суды эшчәнлеген югары бәяли». — диде Галимова.

Ул әлеге мәсьәлә буенча эш төркемендә республика вәкиле — Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшинның булуын да әйтте. Ул фикер алышулар вакытында төбәкнең позициясен яклаган.

Алдарак билгеле булганча, Россия парламентында законга үзгәрешләр кертү буенча эш алып барыла. Аның нигезендә 2023 елның 1 гыйнварына төбәкләрдәге Конституция һәм устав судлары эшен төгәлләячәк. Шул ук вакытта субъектлар җирле парламентлар каршында конституцион советлар оештыра алачак.  

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100