Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор
Рәмис Латыйпов
Баш редактор урынбасары
Ләйсән Хафизова
Алабугада компьютер томографиясенә керү урынында янкорма төзиләр
Төзелеш эшләрендә «Алабуга» икътисади зонасы ярдәм күрсәтә.
(Казан, 19 ноябрь, «Татар-информ», «Алабуга нуры»). Алабуга үзәк район хастаханәсенең компьютер томографиясе бүлмәсенә керү урынында янкорма төзергә планлаштыралар. Бу хакта район газетасы яза.
Компьютер томографиясен үтәргә теләүчеләрнең артуы һәм кешеләр арасында социаль дистанция саклауның мөһимлеген истә тотып, өстәмә пристрой төзүнең кирәклеге турында карар кабул ителде.
Район хастахнәсендә хәбәр итүләренчә, бина җылытылачак. Төзелеш эшләренең хәйриячесе — «Алабуга» икътисади зонасы.
Моннан тыш, икътисади зона стационарга махсус хезмәткәрләр өчен керә торган урынны да яңартачак. Монда ишек алыштырылачак, магнит йозак һәм пандус куелачак, диелә хәбәрдә.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз