news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Зилә Вәлиева: Сайлауларда күзәтүчеләрнең дүрттән бер өлеше — яшьләр

Сайлауда күзәтү системасында быел беренче тапкыр видеодивар кулланыла.

(Казан, 19 сентябрь, «Татар-информ», Гөлүзә Ибраһимова). Татарстан Иҗтимагый палатасы рәисе Зилә Вәлиева сайлауда күзәтүчеләрнең 25 проценты яшьләр булуын әйтте.

«Күзәтүчеләрнең 25 проценты — яшьләр. Ул безнең өчен бик мөһим. Ул алар өчен зур тәҗрибә. Бәлки, киләчәктә яшьләрнең үзләренә дә бу эшне оештырырга туры килер», — дип сөйләде ул.

Ул күзәтүчеләрнең күбесе хатын-кызлар булуын әйтеп узды.

Ул шулай ук беренче беренче тапкыр кулланылган видеодиварның да үзенчәлеген атап узды. «Ул диварга бер үк вакытта 48 участок күренә. Рәсемнәр, әлбәттә, үзгәреп тора. Анда да дежур торучылар бар. Бу бик кызыклы беренче тәҗрибә. Ул тәҗрибә кирәкле, бөтен күзәтүчеләр аны хуплый. Бәлки, техник яктан регламентны камилләштерергә кирәктер, әмма ул сайлауларның ачык булуына тагын бер адым. Анда теләгән һәр кеше килә ала», — ди ул.

Быел да күзәтүчеләр арасында блогерлар актив катнаша. «Блогерларга килгәндә, алар бик мобиль, алар белән эшләве дә кызыклы. Нәрсәгәдер без алардан өйрәнәбез. Алар безгә яңа мәдәният алып килде дип әйтеп була», - ди Иҗтимагый палата рәисе.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100