news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Татарстанда кичке 18.00 сайлауга килү күрсәткече 74,93 процент тәшкил итә

Татарстанда барлыгы 2 млн 931 сайлаучы исәпләнә.

(Казан, 19 сентябрь, «Татар-информ», Гөлнар Гарифуллина). «Сайлау» системасы мәгълүматлары буенча, Татарстанда кичке 18.00 гә сайлауга килү күрсәткече 74,93 процент тәшкил итә.

Аерым районнарда халык активлыгы аеруча югары. Әйтик, актанышлыларның 93,96 проценты тавыш биргән. Ютазыда бу күрсәткеч 94,72 процент, Балтачта 93,84 процент.

Татарстанда барлыгы 2 млн 931 сайлаучы исәпләнә.

news_right_1
news_right_2
news_bot