Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары вазифасын башкаручы
Зилә Мөбәрәкшина
Татарстан яшьләр эшләре министры Тимур Сөләйманов: Сайлауда яшьләр актив катнаша
Бүген Россиядә өч көнлек тавыш бирүнең соңгы көне уза.
- ВКонтакте
- Telegram
- РћРТвЂВВВВВВВВнокласснРСвЂВВВВВВВВРєРСвЂВВВВВВВВ
- РњРѕР№ Р В Р’В Р РЋРЎв„ўР В Р’В Р РЋРІР‚ВВВВВВВВРЎР‚

(Казан, 19 сентябрь, «Татар-информ», Арсений Кәримов). Татарстан яшьләр эшләре министры Тимур Сөләйманов Казанда сайлау участокларының берсендә тавыш бирде һәм яшьләр VIII чакырылыш Дәүләт Думасына депутатлар сайлауда актив катнашуын әйтте.
«Алар сайлау хокукын гына файдаланып кына калмый, ә күзәтүчеләр сыйфатында да катнаша. Республика шәһәрләрендә соңгы ике атнада узган дебатлар мисалында яшьләрнең актуаль көн үзәге мәсьәләләрен формалаштыруда актив катнашуын күрәбез», — диде республика ведомствосы җитәкчесе.
Ул үзенең сайлауларга һәрвакыт йөрүен әйтте, чөнки ул Һәр гражданинның хокукы һәм илнең киләчәге өчен җаваплылыгы.
Бүген Россиядә өч көнлек тавыш бирүнең соңгы көне уза. Республикада яшәүчеләр сигезенче чакырылыш Дәүләт Думасы депутатларын сайлаулар һәм алтынчы чакырылыш Татарстан Дәүләт Советы депутатларын өстәмә сайлауларда катнаша.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз