news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Татарстан экология һәм табигый ресурслар министры Нурлатта тавыш бирде

Үзенең гражданлык бурычын үтәгәннән соң, Александр Шадриков шәһәрдәге кайбер объектларда булды.

Татарстан экология һәм табигый ресурслар министры Нурлатта тавыш бирде
«Нурлат-информ»

(Казан, 19 сентябрь, «Татар-информ», Сельвина Илкәева). Татарстан экология һәм табигый ресурслар министры Александр Шадриков Дәүләт Думасы депутатларын сайлауда катнашты. Ул учеттан төшерү талоны буенча тавыш бирү өчен Нурлатка килде, дип хәбәр итә «Нурлат-информ».

Үз сайлау участогына барыр алдыннан экология һәм табигый ресурслар министры Нурлат районы башлыгы Алмаз Әхмәтшин белән Каравыл Тавында урнашкан 2362нче участок сайлау комиссиясендә булды. Шадриков комиссия әгъзалары һәм күзәтүчеләр белән аралашты, участоктагы хәлне уңай бәяләде.

Шуннан соң министр шәһәр гимназиясендә урнашкан 2332нче сайлау участогына юл тотты.

«Бүген мин Нурлат муниципаль районындагы сайлау участокларында булдым, биредә гаять зур эш башкарылуы, тиешле барлык санитар-эпидемиология таләпләренең дә исәпкә алынуы күренеп тора. Сайлау комиссиясе әгъзалары аерым рәхмәт сүзләренә лаек, алар өч көн дәвамында иртәнге 8дән кичке 8гә кадәр эшләде. Нурлатлылар бүген бик актив, сайлау участокларына гаиләләре белән киләләр», - дип искәртте экология һәм табигый ресурслар министры.

Тавыш биргәннән соң, Шадриков Нурлаттагы кайбер объектларда: «Белочка» балалар бакчасында, «Кондырча» ландшафт паркында һәм Шашин урамындагы шәһәр күлендә булды.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100