news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Түбән Камада беренче тапкыр тавыш бирүчеләргә кинога билет бирәләр

Биредә өч меңгә якын яшь кеше беренче тапкыр сайлауга бара.

Түбән Камада беренче тапкыр тавыш бирүчеләргә кинога билет бирәләр
Түбән Кама муниципалитет матбугат хезмәте

(Казан, 19 сентябрь, «Татар-информ», Эльза Кузнецова). Түбән Кама шәһәрендә һәм районында Думага сайлауларның өч көнендә беренче тапкыр тавыш бирүчеләргә бүләк бирелә. Яшьләргә кинога билет, тренажер залына сынап карау абонементы, яшьләр кафесына, шулай ук балалар уен автоматларына һәм кинобарга билет бирәләр. Бу турыда муниципалитет матбугат хезмәте хәбәр итте.

«Һәр сайлау участогында бүләкләр төрле», — диде Түбән Кама территориаль сайлау участогының рәисе Андрей Бликин. 

«Түбән Камада беренче тапкыр 2,5 мең кеше, ә район буенча 391 кеше тавыш бирә. Өч меңгә якын яшь кеше беренче тапкыр сайлауга бара. Участок комиссиясе хезмәткәрләре җирле халыкны сайлауларга иртәдән актив килүен әйтә», диелгән хәбәрдә.

Түбән Кама шәһәрендә, 10.00 сәгатькә булган мәгълүматлар буенча, сайлаучыларның 70,8 проценты, ә Түбән Кама районында 75,27 проценты тавыш биргән.


autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100