news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Сәясәтче Михаил Виноградов Татарстанда сайлаулар югары дәрәҗәдә оештырылган дип саный

Аның фикеренчә, Татарстанда тавыш бирүчеләрнең үз культурасы бар.

(Казан, 19 сентябрь, «Татар-информ», Гөлүзә Ибраһимова). «Петербургская политика» фонды президенты Михаил Виноградов фикеренчә, Татарстанда сайлаулар югары дәрәҗәдә оештырылган.

«Мәскәү һәм Санкт-Петербург белән чагыштырганда, Татарстанда тавыш бирүдә катнашучылар саны күп, ул электән шулай иде. Сайлаулар югары дәрәҗәдә оештырылган. Татарстанда тавыш бирү процессында җитди конфликтлар юк дип беләм. Әлбәттә, әле алда тавышларны санау процессы бар. Минем аңлавымча, Татарстанда сайлаулар белән кызыксынучылар күп», — дип сөйләде ул.

Ул Татарстанда тавыш бирүчеләрнең аерым культурасы бар дип саный. «Кемдер сайлауны кызыклы дип таба, ә кемдер традиция буенча анда барырга тиеш дип саный Татарстанда мобилизация югары дәрәҗәдә», — ди ул.

Ул фейкларга карата да үз фикерен әйтеп узды. «Фейклар темасы кабартылган дип уйлыйм. Интернетта йөзләгән мең фейк бар диючеләр бар. Минемчә, сайлаулар турында ул кадәр публикация дә юктыр», — ди ул.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100