news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Сәрия Сабурская: Хөкем карары чыгарылган кешеләр сайлауларда катнаша алмый

Вәкаләтле вәкил сүзләренчә, хастаханәләрдә, тикшерү изоляторларында булучыларга тавыш бирү нокталары оештырылган.

(Казан, 19 сентябрь, «Татар-информ», Зилә Мөбәрәкшина). Республикада Кеше хокуклары буенча вәкаләтле вәкил Сәрия Сабурская хөкем карары чыгарылган 1748 кеше Татарстанда сайлауларда катнаша алмый дип белдерде.

«Тикшерү изоляторларында биш ноктабыз урнашкан. Анда да сайлауларның төгәл узуы мөһим. Изоляторларда барлыгы 2200дән артык кеше бар. Аларның барысы да тавыш бирү хокукына ия түгел. Кайберләренә хөкем карары чыгарылган, шуларның 1748е генә тавыш бирә ала», — диде ул.

Сәрия Сабурская Татарстанда барлыгы 46 ябык сайлау участогы барлыгын әйтте. «Алар вакытлыча гына эшли. Мәсәлән, район хастаханәләрендә, психиатрия хастаханәләрендә, тикшерү изоляторларында бар. Шулай ук, „кызыл зона“да эшләүче табиблар яки шундагы башка гражданиннар теләк белдерсәләр, сайлауларда катнаша ала», — дип өстәде ул.

«Өй арестында булучылар яшәү урынында тавыш бирә ала. Бу мәсьәләләр буенча бернинди дә проблема юк. Мин югарыда әйтеп үтелгән учрежденияләрдә булдым, тавыш бирүнең оештыру эшләре белән танышып чыктым», — диде Сабурская.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100