news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Сәрия Сабурская: Чит ил экспертлары Татарстанда сайлау процессына уңай бәя бирде

«Алар һәр сайлау участогын онлайн карап булу мөмкинлеген күрде һәм блогерлар белән аралашты», — диде ул.

(Казан, 19 сентябрь, «Татар-информ», Зилә Мөбәрәкшина). Республикада Кеше хокуклары буенча вәкаләтле вәкил Сәрия Сабурская Германиядән Бавария депутаты Ульрих Сингер, Сирия Республикасыннан элекке Халык Советы депутаты Мәхмүд әл Хәсән һ.б. экспертлар белән очрашкан. Алар Татарстанда уза торган сайлау процессы белән канәгать калган.

«Сайлауда тавыш бирүнең беренче көнендә мин халыкара экспертлар белән бергә булдым. Алар Германия, Мавритания һәм Сирия илләре вәкилләре иде. Экспертлар республикада, илебездә сайлау процессы белән кызыксынды һәм уңай бәя бирде. 17 сентябрьдә без Арча, Баулы районнарындагы җиде сайлау участогында булдык», — диде ул.

Сәрия Сабурская экспертларның зур кызыксыну белән күзәтүләре, оештыру эшләре, күзәтүчеләрнең эшчәнлеге белән канәгать булып калуларын әйтте. «Соңрак без Иҗтимагый палатаның күзәтүчеләр үзәгендә булдык. Вәкилләр һәр сайлау участогын онлайн карап булу мөмкинлеген күрде һәм блогерлар белән аралашты», — диде ул.

«Мәхмүд әл Хәсән фикеренчә, Татарстанда сайлау гадәти режимда уза. Гадел узсын өчен, сайлау процессына видеокүзәтү техникасын барлык илләрдә дә кертергә кирәк, дигән фикерен белдерде ул. Бер сайлау участогында бер кабинаның коляскада йөрүче инвалидлар өчен каралганын күрделәр», — ди ул.

Вәкил сүзләренчә, сайлау участокларына килеп тавыш бирә алмаган гражданнарның өйдә тавыш бирү мөмкинлеге дә бирелә. «Моның өчен участокларда эшләүчеләр гражданнарның өйләренә килеп, өйләрендә тавыш бирү процессын оештыра ала», — диде Сабурская.

«Моннан тыш, сайлау башланганчы, гражданнар яшәү урыны буенча сайлау участогына бара алмавын кисәтеп, аларга онлайн тавыш бирү мөмкинлеге бирелде. Бу да сайлау кампаниясендә төп яңалык булып тора», — дип искәртте ул.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100