news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Гафиятуллин: Участокларда видеокүзәтү Татарстан сайлаучыларының 80 процентын колачлый

Республика сайлау участокларында барлыгы 1145 камера һәм 1619 видеотеркәгеч эшли.

(Казан, 19 сентябрь, «Татар-информ», Дарья Сәйфиева). Татарстан сайлау участокларында видеокүзәтү системасы тавыш бирүчеләрнең 80 проценттан артыгын колачлый.

Казанның Җәмәгать күзәтү үзәгендә Татарстан Иҗтимагый палатасы рәисе урынбасары Мөнир Гафиятуллин сүзләренчә, Татарстанның 2764 сайлау участогында видеокүзәтү системалары урнаштырылган. Республикада барлыгы 1145 камера һәм 1619 видеотеркәгеч эшли.

IT-паркта урнашкан Казан шәһәренең Җәмәгать күзәтү үзәге тәүлек буе эшли. Көн саен анда сиксәнгә якын күзәтүче була. Монда сайлаучылар һәм сәяси партияләр вәкилләре сайлау процессының барышын күзәтергә һәм көн саен 30-35 чамасы тәртип бозулар турында хәбәрне күзәтә ала, диде Гафиятуллин.

Ул сөйләгәнчә, сайлау вакытында күзәтүчеләр провокаторлар белән очраша, әмма бу мәсьәләләрне сайлау участокларында оператив хәл итәләр.

Татарстан Иҗтимагый палатасы әгъзасы сайлау участокларына килүчеләрнең кайберләре тавыш бирүчеләрне теркәү журналын таләп итүенә һәм аны видеокамерага төшерергә тырышуларына игътибарны юнәлтте. «Шәхси мәгълүматларны саклау турындагы закон моны тыя, һәм без мондый очракларда баш тартырга мәҗбүр», — дип аңлатты Гафиятуллин.

Әмма, аерым очракларга карамастан, Татарстанда сайлаулар һәрвакыт дустанә һәм тыныч шартларда уза, дип саный белгеч. «Татарстанда сайлау кампаниясе һәрвакыт түземлелек, толерантлык белән аерылып тора һәм дустанә шартларда уза», — ди ул.

Шулай ук ТР Иҗтимагый палатасы рәисе урынбасары сүзләренчә, ике көн нәтиҗәләре буенча сәяси партияләр вәкилләре сайлау участокларында бер генә хокук бозу очрагын да ачыкламаган.

«Безнең видеостена сайлаулар дустанә, легитим шартларда узуын һәм хокук бозуларның ачыкланмавын раслый. Без сайлаулар дөрес һәм үтә күренмәле уза дип гарантияли алабыз», — дип йомгаклады Гафиятуллин.

17-19 сентябрьдә сигезенче чакырылыш Дәүләт Думасы депутатларын сайлаулар һәм алтынчы чакырылыш ТР Дәүләт Советы депутатларын өстәмә сайлаулар уза.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100