news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Exit-pool: «Бердәм Россия» сайлаучыларның 79,1 процент тавышын җыйган

«КПРФ икенче партия исемен саклый, төп оппозицион партия», — дип белдерде Большаков.

(Казан, 19 сентябрь, «Татар-информ», Гөлнар Гарифуллина). КФУның конфликтология кафедрасы мөдире, КФУ каршында иҗтимагый-сәяси һәм этноконфессиональ мәсьәләләр буенча экспертлар советы җаваплы секретаре Андрей Большаков РФ Дәүләт Думасына сайлау буенча Exit-pool фаразларын әйтте. «Бердәм Россия» сайлаучыларның 79,1 процент тавышын җыя. 

Социологлар 9 меңнән артык кешене сораштырган.

«Тавышларның дүрттән өч өлеше шушы сәяси көчкә бирелер дип фаразлыйбыз. Алты сайлау округы буенча „Бердәм Россия“ кандидатлары барлык тавышларның яртысыннан күбрәген җыя», — дип ул Бердәм мәгълүмат үзәгендә социологик сораштыру нәтиҗәләрен җиткерде. 

Республикада тавышларның 10 проценты КПРФ өчен бирелергә мөмкин. «КПРФ икенче партия исемен саклый, төп оппозицион партия», — дип белдерде Большаков. 

«ЛДПР буенча сайлау төрле төбәкләрдә төрлечә. Тикшеренүләр нәтиҗәләре буенча, Татарстанда ул 3,4 процент, «Гадел Россия» 3,1 процент тавыш җыйган. 1-2 процент тавыш кече партияләр арасында бүленә: «Новые люди», «Коммунисты России», Пенсионерлар партиясе. Җавап бирмәгән кешеләр дә байтак. Бу белешмәләр фараз күрсәткече генә, рәсми мәгълүмат көтәбез », — дип искәртте Андрей Большаков. 

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100