news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Дәүләт Советы депутаты: Татарстанлыларда зур җаваплылык хисе бар

Гражданнарның сайлауда актив катнашуы шуның белән аңлатыла, дип искәртте Олег Коробченко.

(Казан, 19 сентябрь, «Татар-информ», Эльза Кузнецова). Татарстанлыларда зур җаваплылык хисе бар – гражданнарның сайлауда актив катнашуы шуның белән аңлатыла. «Партия Роста» Бөтенроссия сәяси партиясенең Татарстан төбәк бүлеге рәисе, Татарстан Республикасы Дәүләт Советы депутаты Олег Коробченко «Татар-информ» агентлыгына шундый фикерен белдерде.

«Бездә җаваплылык хисе бар. Марий Эл, Удмуртия республикалары, Киров өлкәсендәге партия бүлекләренә шалтыраткач, белмибез әле, сайлауга барабызмы-юкмы дип әйтәләр. Татарстанда исә кешеләр хәтта сәясәт белән кызыксынмаска да мөмкин, әмма алардан: „Тавыш бирдеңме әле?“ - дип сорасаң, шунда ук сайлау участогына барып, тавыш бирүен раслаган фото күрсәтәләр. Татарстанда катгый хакимият вертикале хөкем сөрә. Һәр гражданинның дәүләт алдында социаль җаваплылыгы булуы дөрес әйбер. Һәм без гражданлык инициативасы күрсәтергә, дәүләт безгә йөкләгән бурычны үтәргә тиеш», - дип искәртте ул.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100