news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Чит ил экспертлары Татарстандагы тавыш бирү процессына югары бәя бирде

«Сайлаулар гадел булсын өчен барлык чаралар күрелә», — ди чит ил күзәтүчесе.

(Казан, 19 сентябрь, «Татар-информ», Гөлүзә Ибраһимова). Татарстанда сайлауларны күзәтүче чит ил экспертлары тавыш бирү процессының югары дәрәҗәдә оештырылуын әйтте.

«Без Республиканың сайлау участокларында булдык. Анда бер генә тискәре күренешкә дә тап булмадык, хилафлыклар күрмәдек. Бары тик уңай күренешләр генә булды. Кешеләрдә тавыш бирү белән кызыксыну дәрәҗәсе югары. Бу игътибарга лаек», — дип сөйләде бердәм мәгълүмат үзәгендә Сирия Республикасы Халык Советының элеккеге депутаты Мәхмүд әл Хәсән.

Ул Татарстанда сайлауларны оештыру дәрәҗәсенең югары дәрәҗәдә булуын ассызыклады. «Татарстанда оештыру югары дәрәҗәдә, тиешенчә оештыра беләләр. Барлык өлкәдә дә прогресс сизелә. Безгә бик ошады», — ди депутат.

Чит ил күзәтүчесе шулай ук яшьләрнең тавыш бирү процессында актив катнашуын һәм саклык чараларының күрелүен ассызыклады.

Сирия республикасының Халык Советы депутаты Самир Хаджар фикеренчә, сайлауларның ачык һәм гадел булуын тәэмин итү өчен барлык чаралар да күрелә. «Без бик күп сайлау участогында булдык. Участокка килеп керүгә процессның стандартларга туры килүе сизелә. Сайлаулар гадел булсын өчен барлык чаралар күрелә. Видеокамера, күзәтеп торучылар бар. Шуның өчен бездә уңай фикер генә туды. Без нәтиҗәләрнең дөрес булачагына шикләнмибез», — ди ул.

Бавария депутаты Кристиан Франк Ульрих Хенкель сайлау көнендә булган чараларга игътибар бирүен әйтте. «Сайлаулар халык өчен чыннан да бәйрәм. Мин татар телендәге җырлар ишеттем, халык күңел ача. Миңа бик ошады», — ди ул

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100