news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Андрей Кондратьев: Татарстан сайлаучыларының 10 проценты өйдән тавыш бирде

Үзәк сайлау комиссиясе рәисе сайлауларда өйдән тавыш бирү өчен гаризаларның бүген 14.00 сәгатькә кадәр кабул ителәчәген искәртте.

Андрей Кондратьев: Татарстан сайлаучыларының 10 проценты өйдән тавыш бирде
Салават Камалетдинов

(Казан, 19 сентябрь, «Татар-информ», Зилә Мөбәрәкшина). Татарстан Республикасы Үзәк сайлау комиссиясе рәисе Андрей Кондратьев сүзләренчә, Россия Федерациясенең Федераль Җыены Дәүләт Думасына VIII чакырылыш депутатларын сайлауларда республика халкының 10 проценты өйдән тавыш биргән.

«Халык өйдән тавыш бирүне кулайрак саный. Татарстан халкының 10 проценты өйдән тавыш бирде. Бу пандемия белән дә бәйле, икенче яктан, онлайн тавыш бирү уңай да. Яшьләр дә калышмый, тавыш бирүдә актив катнаша. Алар күзәтүчеләр арасында да бар, бик җаваплы карыйлар», — диде Кондратьев Бердәм мәгълүмат үзәгендә.

Үзәк сайлау комиссиясе рәисе 14.00 сәгатьтә кадәр өйдә тавыш бирүгә гаризалар кабул ителәчәген әйтте. «Гражданин участокка үзе бара алмый, өен ташлап китә алмый икән, ул участок комиссиясенә мөрәҗәгать итә ала. Шалтыратып әйтергә дә мөмкин», — диде ул.

Андрей Кондратьев сайлауларның икенче көнендә — кичә — 20.00 сәгатькә тупланган мәгълүматларга караганда республикабыз халкының 57,5 проценты тавыш бирүдә катнашканын әйтте. «Сайлаулар гадәти режимда уза», — диде ул.

«Республикабызда барлыгы 2810 участок бар, биш меңләп камера урнаштырылган. Узган төн эчендә техник сәбәпләр аркасында камералар җиде тапкыр сүнеп алган. Әмма барысы да контрольдә тотыла, без һәр техник тоткарлык очрагын актка теркәп барабыз. Җитди тоткарлыклар булмады, дип әйттеләр», — ди ул.

Кондратьев әйтүенчә, күзәтүчеләр һәм экспертлар профессиональ яктан яхшы әзерлекле кешеләр. «Коронавирус инфекциясенә каршы барлык чаралар да каралган», — дип өстәде ул.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100