news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Альмир Михеев: Өч көн дәвам иткән тавыш бирү гадәти режимда узды

Видеокүзәтү системасы бу сайлауларны башкаларыннан аерып торган бер үзенчәлек булды.

(Казан, 19 сентябрь, «Татар-информ», Эльза Кузнецова). Татарстанда өч көн дәвам иткән сайлау гадәти режимда узды. «Гадел Россия — Патриотлар — Дөреслек өчен» партиясенең төбәк бүлеге Советы рәисе, Татарстан Республикасы Дәүләт Советы депутаты Альмир Михеев «Татар-информ» агентлыгы хәбәрчесенә шулай дип белдерде.

«Өч көн дәвам иткән тавыш бирү гадәти режимда узды дип саныйм. Безгә тавыш бирү вакытында җитди хокук бозулар турында хәбәрләр килмәде. Шулай да безнең күзәтүчеләр кайбер вак-төяк хокук бозуларны (дөрес мөһерләнмәгән яки бөтенләй печатьләп куелмаган сайлау әрҗәләре, участоклардагы агитация плакатлары, беркетмәләрнең зурайтылган күчермәләре булмавы) теркәде. Күзәтүчеләр кисәтү ясаганнан соң бу җитешсезлекләрнең барысы да диярлек бетерелде», — дип искәртте ул.

Видеокүзәтү системасы бу сайлауларны башкаларыннан аерып торган бер үзенчәлек булды.

«Әлеге тавыш бирүне видеокүзәтү системасы башкаларыннан аерып тора — ул күпчелек участокларда урнаштырылган. Бу — яхшы тәҗрибә, шулай да һәр гражданин алдан теркәлү узмыйча гына, бернинди тоткарлыксыз онлайн-трансляцияне карый алырга тиеш дип саныйм», — диде ТР Дәүләт Советы депутаты.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100