news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Дәүләт Думасында азык-төлеккә бәяләрне киметү буенча яңа чаралар тәкъдим иттеләр

Тармак берлекләре һәм авыл хуҗалыгы товарлары җитештерүчеләр ассоциацияләре белән тиз арада килешү төзү кирәклеге әйтелде.

(Казан, 19 июль, «Татар-информ»). Дәүләт Думасы вице-спикеры, авыл хуҗалыгы экс-министры Алексей Гордеев сәүдә челтәрләре, тармак берлекләре һәм авыл хуҗалыгы җитештерүчеләре ассоциацияләре арасында социаль әһәмиятле азык-төлек товарларына сәүдә бәяләрен киметү турында килешүләр төзү яклы булуын белдерде. Бу хакта ул «Бердәм Россия» партиясе мәйданчыгында узган киңәшмәдә әйтте, дип яза Интерфакс.

Гордеев шулай ук төбәкләрдә башкарма хакимият органнарының әлеге килешүләрнең үтәлешен контрольдә тоту хокукын билгеләү кирәклеген әйтте.

Моннан тыш, Гордеев төбәкләрдә «шәһәр базарларында һәм ярминкәләрдә арадашчылардан башка халыкка турыдан-туры сату өчен җитештерүчеләрдән авыл хуҗалыгы продукциясен китерүне оештырырга тәкъдим итте. 

 

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100