news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Халык санын исәпкә алу октябрьгә күчереләчәк

Халык санын исәпкә алуның вакытын күчерүне сайлау алды кампаниясенең башлануы белән аңлаттылар.

(Казан, 19 май, «Татар-информ»). РФ Президенты Владимир Путин «Бердәм Россия»нең халык санын алуны октябрь аена күчерү инициативасы белән килеште, дип хәбәр итте РИА Новостига Россия лидерының матбугат секретаре Дмитрий Песков.

Федерация Советы вице-спикеры, «Бердәм Россия» партиясенең Генераль советы секретаре Андрей Турчак Путин үткәргән киңәшмәдә Бөтенроссия халык санын алуны октябрь аена күчерергә тәкъдим итте. Ул моны сайлау алды кампаниясе башлануы белән аңлатты.

Президент «Бердәм Россия» инициативасы белән килеште.

Бөтенроссия халык санын алу 2020 елның октябрендә узарга тиеш иде. Әмма хөкүмәт карары белән ул 2021 елның апреленә күчерелде. Агымдагы ел башында халык санын алуны 2021 елның апреленнән сентябрь аена күчерү турында карар кабул ителде, чөнки бу вакытка илдә эпидемиологик хәлнең тотрыклануы көтелә.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100