news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Фәррахов: Дәүләт Думасында хатын-кызлар саны мәсьәләсен сайлаучы хәл итәргә тиеш

Әмма нәтиҗәле һәм тотрыклы үсеш өчен компаниядә ике җенес вәкилләре һәм төрле милләт кешеләре тәкъдим ителергә тиеш, дип искәртте спикер.

(Казан, 19 апрель, «Татар-информ»). Россия Дәүләт Думасы депутатлары булган хатын-кызлар саны турындагы мәсьәлә квота буенча түгел, ә гражданнарның сайлау юлы белән хәл ителергә тиеш. Бу хакта «Идел» экспертлар клубы утырышы алдыннан Татарстаннан РФ Дәүләт Думасында депутат Айрат Фәррахов белдерде.

«Тема актуаль, әмма парламент турында сөйләшкәндә мәсьәләне квота буенча яисә аерым закон рәвешендә хәл итү максатка ярашлы түгел. Парламентның санлы составы һәм аның төрлелеген сайлаучылар билгели. Без сайлаучының хокукын исәпкә алырга тиеш», — диде Фәррахов.

Шул ук вакытта Россиядә идарә структуралары нигездә ир-атлардан тора. Әмма нәтиҗәле һәм тотрыклы үсеш өчен компаниядә ике җенес һәм төрле милләт кешеләре тәкъдим ителергә тиеш, дип искәртте спикер.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100