news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Рөстәм Ямалиев: Безнең бурыч — бер татарны да югалтмау

«Мәскәү Татар Штабы» җитәкчесе халык санын алу буенча Башкортстанның татар җәмәгатьчелеге белән эш алып барулары турында сөйләде.

Рөстәм Ямалиев: Безнең бурыч — бер татарны да югалтмау
архив/Ильнар Тухбатов

(Казан, 19 март, «Татар-информ», Гөлнар Гарифуллина). «Мәскәү Татар Штабы» җитәкчесе Рөстәм Ямалиев халык санын алу чарасы алдыннан татар җәмәгатьчелеге белән актив эш алып баруы турында сөйләде. «Безнең бурыч — бер татарны да югалтмау», — диде ул «Татар-информ» хәбәрчесенә.

«Халык санын алу буенча Башкортстан белән зур эш алып барабыз. Башкортстанда 600 кеше безнең белән элемтәдә. Уртак сайт ясадык, ревизион орган ясыйбыз. Җирле автономия, авыл җирлекләре рәисләре, участок вәкилләре, я мәктәп директорлары, халык исәбен алганда, үз фикерен тагарга мөмкин. Менә шул сигналларны җыябыз да, юрист белән киңәшеп, чарасын күрәчәкбез», — диде Рөстәм Ямалиев.

Аның сүзләренчә, бу массакүләм күренешләр түгел. «Тулаем алганда, башкортлар белән мөнәсәбәтләр бик яхшы. Бездә татар-башкорт ифтары үткәрелә», — ди. Шулай да, аның сүзләренчә, Татарстанның Мәскәүдәге вәкилләрендә дә, Башкортстанда да үзара ниндидер коткы чыгарырга тырышучылар, аңлап бетермәгән аерым кешеләр очрый. «Уртак чараларга кеше йөрмәсен өчен, мәзәкләр сөйләп йөрүчеләр дә табыла», — ди Рөстәм Ямалиев.

Ул Башкорстанда яңа ел алдыннан барлык 43 районның татар җәмәгатьчелеген бер урында җыйганнарын сөйләде. «Сөйләшүләр үтте. Без чакырган яшьләр сайт оештырды. Мәгълүмат алмашу бара. Без күбрәк яшьләрне җәлеп итәргә телибез. Урыннардан аңлашылмаган кешеләр турында сигналлар булса, җирле депутатлар, җитәкчелек аша бу соракларны күтәрәчәкбез», — дип белдерде.

Ул Удмуртия, Түбән Новгород җәмәгатьчелеге белән очрашулар үткәргәннәрен, шулай ук, Оренбург, Екатеринбург, Новосибирск, Чиләбе шәһәрләрендә халык санын алу буенча эш алып барачакларын әйтте. «Катнаш никахлар, православие өстенлек иткән гаиләләр бар. Бу авыр эшне җиңеп чыгарбыз дип уйлыйм», — диде. Керәшеннәрне дә татар итеп яздыру өчен көрәшәчәкләрен белдерде.

«Төп максат — татар телен саклау. Казанда җитди сәясәтчеләр, кем үзен ничек хис итә, шулай яздырсыннар, бер кешене мәҗбүр итмибез, демократия, диләр. Бу сәясәт безнең штабка туры килми. Бездә көрәш белән үрелә, без кешеләрнең күңелләренә үтеп кереп, миллилек хисләрен уятырга телибез. Иң зур корал — Интернет, Ютуб каналлар, Инстаграм», — диде Рөстәм Ямалиев.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100