news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Бариев: Конституциягә төзәтмәләр рухи принциплар һәм үсештәге өстенлекне билгеләячәк

Депутат илнең хокукый һәм территориаль суверенитетын саклауны Төп закондагы мөһим төзәтмәләр буларак билгеләп үтте.

Бариев: Конституциягә төзәтмәләр рухи принциплар һәм үсештәге өстенлекне билгеләячәк
архив/Султан Исхаков

(Казан, 19 март, «Татар-информ», Екатерина Ларионова). Россия Федерациясе Дәүләт Думасына Татарстаннан сайланган депутат Марат Бариев Конституциядәге ватанпәрвәрлек, суверенитетны саклау һәм сугышсыз яшәү хокукына кагылышлы төзәтмәләрнең актуальлеген билгеләп үтте.

«Суверенитетны, территориаль бөтенлекне саклау һәм ватанпәрвәрлек тәрбияләү – боларның барысы да Россия гражданнары өчен мөһим һәм кирәкле әйберләр. Аларның Конституциядә чагылыш табуы җәмгыять үсешендә безнең рухи принциплар һәм өстенлекләрне билгеләячәк», - дип искәртте депутат.

Моннан тыш, яңартылган Конституциядә илнең хокукый һәм территориаль суверенитетын беркетү территорияне тартып алу турындагы мәсьәләләргә мөнәсәбәттә күп кенә проблемалардан коткарачак, дип өстәде Бариев.

news_right_1
news_right_2
news_bot