news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Җиңүнең 75 еллыгына Татарстанның барлык хәрби каберлекләрен тәртипкә китерәчәкләр

«Бердәм Россия»нең Үзәк Башкарма комитетында «Безнең Җиңү» оештыру комитетының беренче утырышы узды.

Җиңүнең 75 еллыгына Татарстанның барлык хәрби каберлекләрен тәртипкә китерәчәкләр
архив/Рамиль Гали

(Казан, 19 февраль, «Татар-информ» ). Татарстанда Бөек Ватан сугышында җиңүнең 75 еллыгын бәйрәм итүгә әзерлек барышында барлык хәрби каберлекләрне тәртипкә китерәчәкләр. Моннан тыш, һәр фронтовикка «Бердәм Россия» партиясе активистлары арасыннан куратор беркетәчәкләр. Бу хакта «Бердәм Россия»нең Татарстан бүлеге секретаре урынбасары Римма Ратникова хәбәр итте.

«Барлык истәлекле урыннар, обелисклар, Бөек Ватан сугышында катнашучылар истәлегенә куелган һәйкәлләр, мемориаль такталар тулы тәртипкә китереләчәк. Татарстан территориясендә сугыш хәрәкәтләре булмады, әмма сугыш калдырган эзләр аз түгел», – диде Римма Ратникова.

  • РФ Президенты Владимир Путин 2020 елда Россиядә Хәтер һәм Дан елын үткәрү турындагы указга кул куйды. Анда Ватан геройлары истәлеген мәңгеләштерүгә юнәлдерелгән чаралар узачак.
autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100