news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

ТР Хөкүмәте бер ел эчендә Татарстан Дәүләт Советына 28 закон проекты тәкъдим иткән

Республика Хөкүмәтенең 2021 елга закон проекты эшчәнлеге планы 13 канун проектын үз эченә ала, аларның тугызы Хөкүмәт каравына беренче кварталда тапшырылырга тиеш.

(Казан, 19 гыйнвар, «Татар-информ», Наталья Рыбакова). 2020 елда ТР Дәүләт Советына республиканың 28 закон проекты тапшырылган. Республика Хөкүмәтенең 2021 елга закон проекты эшчәнлеге планы 13 канун проектын үз эченә ала.

Бүген ТР юстиция министры Рөстәм Заһидуллин ведомствоның Казанда узган йомгаклау коллегиясендә шул хакта хәбәр итте.

«ТР Юстиция министрлыгы башкарма хакимият органнарының нормалар булдыру эшчәнлеген, шулай ук Хөкүмәтнең закон проекты эшчәнлеге планы үтәлешен координацияләүне дәвам итә. План үтәлде, 2020 елда ТР дәүләт Советына республиканың 28 закон проекты тапшырылды. 2021 елга Хөкүмәтнең закон проекты эшчәнлеге планы 13 канун проектын үз эченә ала, аларның тугызы Хөкүмәт каравына беренче кварталда тапшырылырга тиеш», - диде ул.  

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100