news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Шәйхразиев татар иҗтимагый үзәген ябуны таләп итүгә бәйле фикерен әйтте: Суд хәл итәр

Суд үзенең карарын кабул итәр, диде Милли Шура рәисе.

Шәйхразиев татар иҗтимагый үзәген ябуны таләп итүгә бәйле фикерен әйтте: Суд хәл итәр
Салават Камалетдинов

(Казан, 19 гыйнвар, «Татар-информ», Гөлнар Гарифуллина). Бөтендөнья татар конгрессы Милли Шура рәисе Васил Шәйхразиев Милли Шураның чираттан тыш киңәйтелгән утырышында прокуратураның Бөтентатар иҗтимагый үзәген ябу таләбе белән чыгуына карата үз фикерен әйтте.

«Прокуратура ягыннан ябу буенча судка тәкъдим керде. Татар иҗтимагый үзәге күптәннән, [милли күтәрелешнең] иң беренче көннәреннән эшли. Ул иң беренче елларда үзенең фикерен бик төпле итеп җиткерде. Еллар үткән саен җитәкчеләр дә алышынды. Функцияләр дә икенчегә алышынды.

Прокуратура үз ягыннан хөкемен төзегән икән, без, хокукый илдә яшәгәч, аңлыйбыз — аларның да теләкләре дөрес булырга тиеш. Шул ук вакытта карарны суд кына кабул итә ала. Андый мөрәҗәгать булган икән, каршыбызда суд бар. Үзебезнең Россиядә суд карар кабул итеп, тормышка ашырырга тиеш.

Шул ук вакытта үзебезнең яктан әйтәбез — бәя бирү бик авыр. Бер яктан караганда, эшләгән эшләре дә бар. Икенче яктан, законның бозу нигезләрен прокуратура күрсәтер, дип уйлыйбыз, андый булса. Суд үзенең карарын кабул итәр.

Без шул ук вакытта әйтәбез — Бөтендөнья татар конгрессы бар, Татар иҗтимагый үзәге бар. Без бер-беребез белән юлларда татар эшләре буенча очрашсак та, безнең функцияләр төрле. Без һәрвакытта да устав нигезендә халык өчен ныклап эшлибез. Шул ук вакытта әйтәбез: татар халкының телен, динен, гореф-гадәтләрен саклау - төп бурыч.

Аларның хаталары булганмы-юкмы — суд әйтер. Бөтендөнья татар конгрессы эшне алып барачак. Быел республика күләмендә милли телләр, халык бердәмлеге елы дип игълан ителгән. Шушы эшләрне тормышка ашыру буенча безнең ишекләр һәрвакыт ачык. Ул оешмалар безнең конгресс составындамы, юкмы, закон нигезендә, устав нигезендә эшләсәләр, без һәрвакытта да хуплаячакбыз. Безнең ишекләр һәр татар кешесе өчен ачык булачак. Шуңа күрә судның карары бик мөһим булачак», — диде Шәйхразиев. 

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100