news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Артем Здунов Мордовия башлыгы вазифаларын вакытлыча башкаручы итеп билгеләнде

Россия Президенты Владимир Путин Мордовиянең элеккеге башлыгы Владимир Волковның отставкасын кабул итте.

Артем Здунов Мордовия башлыгы вазифаларын вакытлыча башкаручы итеп билгеләнде

(Казан, 18 ноябрь, «Татар-информ»). Мордовия Башлыгы Владимир Волков отставкага китү сәбәпле, Россия Президенты Владимир Путин төбәк җитәкчесе вазифаларын вакытлыча башкаручы итеп Артем Здуновны билгеләде. Бу турыда Кремль сайтында хәбәр ителә.

Мордовия Республикасы Башлыгы Владимир Волковның үз теләге белән отставкасын кабул итәргә. Мордовия Республикасы Башлыгына сайланган зат вазифага керешкәнче, Артем Здуновны Мордовия Республикасы Башлыгы вазифаларын вакытлыча башкаручы итеп билгеләргә, диелә хәбәрдә.

Артем Здунов 2018 елның 7 февралендә Дагыстан Премьер-министры итеп билгеләнде. Аңа кадәр ул өч елдан артык Татарстанның Икътисад министрлыгын җитәкләде.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100